Татарстанда бичара карак җинаять урынында йоклап киткән
Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы урлашырга кергән җирендә йоклап китән 39 яшьлек Аширали Пулатовка карата гаепләү карарын раслап, җинаять эшен судка тапшырган. Тикшерү версиясе буенча, май аенда Пулатов, ишекне ватып, "Сирень" бакчачылар ширкатендәге бер йортка кергән.